Равил Кузюров эш визиты белән Зеленодольск муниципаль районында булды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Зеленодольск муниципаль районында булды. Максаты – Министрлыкка караган оешмалар эшчәнлеге белән танышу. Министрны «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илмир Шаһивәлиев озатып йөрде.

Килгәч министр Әйшә кишәрлегенең 35нче кварталындагы базислы урман питомнигын һәм урманнарның аеруча саклана торган участокларын карап чыкты. Аңа быел питомникта 0,7 гектар мәйданда чәчү үткәрелүе турында сөйләделәр. Биредә чыршы, имән, карагай, юкә, имән һәм каен орлыклары чәчелгән.

Аннары Равил Кузюров урман культураларының, бердәм генетик-селекция комплексы объектларының торышын бәяләде һәм Зеленодольск кишәрлегенең 41 нче кварталында барган яңарту эшләре белән танышты.

Соңыннан министр Зеленодольск урманчылыгы һәм Алексеевск урманчылыгы (Марий Эл Республикасы) урманнары арасындагы янгынга каршы өзеклекнең торышын тикшерде. Исегезгә төшерәбез, мондый янгынга каршы аралыклар бер төбәктә барлыкка килгән урман янгыны башка төбәккә таралмасын өчен, шулай ук янгын техникасы уңайлы хәрәкәт итә алсын өчен ясала.

Эш сәфәре азагында Равил Кузюров «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

«Татарстан Республикасында катлаулы урман янгыннары шартлары саклана. Бүгенге көндә 855 термик нокта теркәлгән – бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк, - дип ассызыклады министр. – Урман фонды җирләрендә патрульлек итүне көчәйтергә һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын вакытында үтәүне тәэмин итәргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International