«Арча урманчылыгы» дәүләт учреждениесенең Балтач кишәрлеге мастеры Марсель Низаметдинов Балтач районының Карадуван балалар бакчасында «Урман һәм кеше» темасына дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Марсель Низаметдинов балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасында урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, шулай ук урман тармагы һөнәрләре турында сөйләгән.
«Урман – үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган кыйммәтле табигать хәзинәсе. Урман тармагы белгечләре – урманны саклаучылар. Алар урманнарны янгыннан саклыйлар, агачлар утырталар, аларны карыйлар. Бу җиңел эш түгел, шуңа күрә бу өлкәдә энтузиастлар – табигатькә, бездән соң калачак нәрсәләргә битараф булмаган кешеләр генә эшли ала», – дип ассызыклаган Марсель Низаметдинов.
Дәрес ахырында урман мастеры урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлегенә тукталган.