ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Геофест. География төне» форумын ачуда катнашты

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров  «Геофест. География төне» фәнни-популяр проектында катнашучыларны сәламләде. Чара Казанда «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы базасында узды.

«Геофест. География төне» проекты инде икенче тапкыр тормышка ашырыла. Бу фән үсешенең тарихы, хәзерге тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм география һәм тугандаш тармаклар өлкәсендәге соңгы казанышлар турында белү өчен искиткеч мөмкинлек», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

«География һәм урманчылык тыгыз бәйләнгән, – дип өстәде министр.  – Бу хакта беренче тапкыр Георгий Федорович Морозов – танылган урманчы, ботаник, туфрак белгече һәм географ сөйләде. Георгий Морозов урман турындагы тәгълиматны эшли, беренче тапкыр урманны географик күренеш буларак билгели. Ул урманның төрле формалары тышкы, географик мохит белән бәйле рәвештә генә аңлатыла ала, дип күрсәтә, бу төшенчәгә климатны гына түгел, ә туфракны, хайваннар дөньясын һәм башка экологик факторларны да кертә.

«География төне» сезнең өчен бу җәйнең иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булыр дип ышанам. Барыгызга да күңелле вакыт үткәрү һәм яңа белемнәргә ирешү юлында уңышлар телим», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.

«Геофест. География төне»  фәнни-популяр проекты кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары, галимнәр, Рус география җәмгыяте белгечләре лекцияләр укыды һәм мавыктыргыч мастер-класслар үткәрде.

Шулай ук «Күлләрнең серле дөньясы», «Географик челлендж», «Суның тозлылыгын билгелә», «Шундый төрле файдалы казылмалар», «Татарстан. Өстән караш»,  «Карта рәсемен яса», «Кыскача гына һава торышы турында», «Минералларны билгелә» һәм «Ташка әйләнү дәрәҗәсен билгелә» интерактив мәйданчыклары оештырылды.  Тамашачылар тәҗрибәләр һәм экспериментлар күрделәр, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International