5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген, 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27нче сессиясендә (1972 елның 15 декабрендәге A/RES/2994 номерлы резолюция) гамәлгә куела.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә һәм кешеләрне аны саклау буенча актив гамәлләргә этәрергә тиеш.

Традиция буенча, бу көнне төрле экологик акцияләр һәм чаралар үткәрелә, мәсәлән, чүп җыю, агачлар утырту, экология буенча лекцияләр һәм семинарлар уздырыла.

2023 елда Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне темасы:  «Пластик белән пычратуга каршы көрәш!». Табигатьтә пластик, башка материаллар кебек үк, табигый рәвештә таркалмый. Аның урынына ул микро- һәм нанопластик дип аталган вак полимер кисәкчәләргә таркала. Бу кисәкчәләр су һәм һава аша җиңел тарала, җир асты суларына үтеп керә. Алар экосистемаларда тупланалар һәм азык чылбыры аша тере затлар, шул исәптән кеше организмына үтеп керәләр.

Галимнәр әйтүенчә, хәзерге этапта иң мөһиме – бер тапкыр кулланыла торган пластик җитештерүне һәм куллануны киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International