Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул Алексеевск бистәсендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Министр катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләде, татар халык бәйрәме – Сабантуйның әһәмияте турында ассызыклады.
«Сабантуй безнең республикада яшәүчеләрнең иң яраткан һәм көтеп алына торган бәйрәме. Табигатьнең уянуы, игенчеләрнең фидакарь хезмәтен олылау, игенчелек һәм халкыбызның кунакчыллык символы буларак, бәйрәм безнең үзенчәлекле гореф-гадәтләребезнең һәм рухи мирасыбызның чын гәүдәләнешенә әверелде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Сабантуй һәркемгә искиткеч кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр бирсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».
Шулай ук муниципаль район башлыгы Сергей Демидов та катнашучыларны сәламләде.
Бәйрәм кысаларында Алексеевск районы авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм иҗади коллективлар катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды, төрле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары: билбау көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү, гер күтәрү һәм кул көрәше һ.б. ярышлар үткәрелде.