Россия президенты Владимир Путин урман амнистиясе процедурасын гадиләштерү турындагы законга кул куйган. Закон 13 июньдә үз көченә керде һәм ике реестр: Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрын (ЕГРН) һәм Дәүләт урман реестрын (ГЛР) гармонияләштерүгә юнәлдерелгән.
Кабул ителгән закон җир һәм урман участоклары киселешләрен бетерү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Профильле ведомстволарга сораулар саны киметеләчәк, ә мәгълүмат турыдан-туры Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларыннан алыначак.
«Росреестрдагы коллегаларыбыз белән бергә без 280-ФЗның 6 елга якын гамәли практикасын анализлап зур эш башкардык, һәм бүген кабул ителгән закон җир кишәрлекләрен амнистияләү вакытын кыскартырга гына түгел, ә урман фонды белән кисешкән участокларның хуҗалары булган гражданнарның хокукларын да якларга мөмкинлек бирә. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Законда турыдан-туры билгеләнгән: әгәр участоклар амнистия критерийларына туры килә икән, алар ГЛР чыгарылачак, димәк хокук иясе аларны каршылыксыз куллана алачак», – дип нәтиҗә ясый Рослесхоз башлыгы Иван Советников.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында урманчылыкларның чикләре, әгәр җир участогына урман амнистиясе кулланылса яки суд карары буенча җир участогы урман фонды җирләре дип танылса, автомат рәвештә үзгәрәчәк. Бу урман участокларын законсыз төзелешләрдән сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте