ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында искәртеп уза. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары белән бер тапкыр акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнде.
Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.
Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.
Тулырак мәгълүматны http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=496511
сылтамасы аша белеп була.