Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр.
«Гадәттәгечә, тәрбияви кисү һәм үсентеләрнең куелыгын көйләү кебек урман хуҗалыгы чаралары үткәрелә, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Алексей Мосунов. – Әлеге чараларның максаты – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үсентеләрнең токым составын һәм төп токым агачларының үсеш шартларын яхшырту».
Аның сүзләренә караганда, 2023 елда Татарстан Республикасында 2,6 мең гектар мәйданда яшь үсентеләр каралачак.