Татарстан урманнарында авиапатруль уздырыла

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урманнарда авиация патруле дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, мондый эш «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.

«Авиация мониторингы – янгыннарны ачыклауда нәтиҗәле ысулларның берсе, – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Барлыгы 4 маршрут расланган, аларның гомуми озынлыгы – 2290 километр».

Аның сүзләренчә, янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 187 очыш сәгате дәвамлылыгында 30 авиапатруль үткәрелгән.

«Гомумән алганда, быел 334 очыш сәгате каралган, бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектар мәйданны били, бу республиканың бөтен урман фонды диярлек», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International