Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә – урман» VI слетын рәсми рәвештә ябу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев катнашты.
«Слетның өч көне дә бай һәм нәтиҗәле үтте. «Цифрлы урман викторинасы» интеллектуаль уены, «Яшь урманчылар» конкурсы, төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар оештырылды, – диде слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәис Гомәров. – Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр телим».
«Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – Тукай районы Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре, 2 нче урынны – Апас районы Табар Черкене урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дубравушка» мәктәп урманчылыгында катнашучылар, 3 нче урынны Казан шәһәре Совет районы 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары алды.
Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча Илсинә Латыйпова (Саба районы Лесхоз мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы) 1 нче урынга лаек булды, 2 нче урында – Диана Чиркова (Түбән Кама районы Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать дуслары»), өченче урында – Эльвина Сумиева (А.А.Малафеева исемендәге 1 нче номерлы Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман патруле»).
«Яшь урманчылар» конкурсы нәтиҗәләре буенча Ислам Билалов һәм Илвина Насыйбуллина («Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы) җиңү яуладылар, Виктория Михайлова һәм Валерия Шашкина («Дубравушка») – 2 нче, Георгий Казанцев һәм Олег казанцев («Экос», Кукмара районы Лубян урта мәктәбе) 3 нче урынны яуладылар.
Мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештырган өчен «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы Гран-при дипломы белән билгеләнде. 1 нче урын – Ютазы районы Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел патруль» берләшмәсенә, 2 нче урын – Зеленодольск районының В.В. Карпов исемендәге лицееның «Зеленый островок» берләшмәсенә, 3 нче урын Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» берләшмәсенә бирелде.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы (ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ, Саба районы), 2 нче урында – «Дубравушка» (ТР «Буа урманчылыгы» ДКУ, Апас районы) һәм 3 нче урында – «Экос» (ТР «Лубян урманчылыгы» ДКУ, Кукмара районы).