Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Әбүзәр Гаяновны туган көне белән котлады. Равил Кузюров ветеранга фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук Абүзәр Гаяновны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, җитәкче-урманчылар Илһам Рәхмәтуллин, Шамил Хәйруллин, Илгиз Хаффазов, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һ.б. котладылар.
Гаянов Әбүзәр Гаян улы 1936 елның 6 августында Мамадыш районы Акман авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда башлап, ул Минзәлә урман хуҗалыгының баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы, инструктор, КПССның Татарстан өлкә комитетының урман хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1984-2001 елларда Әбүзәр Гаянов ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгын (1992 елдан – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын) җитәкли. Аның җитәкчелегендә урман орлыгы базасын, питомник хуҗалыгын үстерү, саклагыч урман утыртмаларын үрчетү, агач эшкәртү һәм урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук ул елларда республикада юл буе кар саклау полосаларына нигез салу буенча да зур эш башкарыла.
Әбүзәр Гаян улы нәтиҗәле, иҗади хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» (1968 ел) һәм «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (1999 ел) мактаулы исемнәренә лаек була.