Татарстанда янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара

2023 елның 11 августы, җомга

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү дәвам итә. Әлеге комплекска кергән иң мөһим чараларның берсе – янгынга каршы юллар төзү һәм аларны реконструкцияләү.

«Янгынга каршы юллар автотранспортның янгынга каршы куркыныч участокларга, шулай ук сулыкларга баруын тәэмин итү өчен кирәк, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Хәзерге вакытта ведомство карамагындагы учреждениеләрнең яртысыннан артыгы мондый юлларны төзекләндерү планын үтәде инде».

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 августына Татарстан Республикасында гомуми озынлыгы 94,8 км (планның 85%) булган янгынга каршы юллар төзү буенча  һәм 335 км (78%) озынлыгында аларны реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International