Республиканың Саба районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.

Ярышлар 17 сентябрь, якшәмбе көнне билгеләп үтелә торган Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы»  ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һ.б. белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Конкурс кысаларында урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International