Бүген Министрлыкта Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.
«Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен чын күңелдән яратучы чын профессионаллар эшли, – диде министр. – Узган ел нәтиҗәләре буенча сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында беренче урынны алды».
«2023 ел әле тәмамланмаган, әмма без куелган бурычларны уңышлы үтәдек, – дип өстәде Равил Кузюров. – Һәрберегезгә дә нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт. Барыгызга да Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче һәм энергия телим».
Чара ахырында Министрлык аппараты хезмәткәрләре бүләкләнде.