Алабуга урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова «Саралинский росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Бехтерев урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узган. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен белем бирү лекциясен ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашуларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес вакытында «Саралинский росток» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр «урман остасы» һөнәре турында кызыклы лекция тыңлаган. Бу процесста укучылар күп сораулар биргән һәм мондый эшнең үзенчәлекләре, шулай ук урманның һәм табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләшкәннәр.

Ахырда балалар Лубян урман-техник көллияте турында фильм караган, уку процессы һәм һөнәри әзерлек юнәлешләре белән якыннан танышкан.

«Саралинский росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләрнең девизы – табигатьне саклау турында сөйләү генә аз – эш итәргә кирәк, – дип ассызыклады биология укытучысы Галина Вилисова. – Безнең балалар һәрвакыт үз эшчәнлекләренә зур җаваплылык белән карыйлар һәм акцияләрдә актив катнашалар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International