7 октябрьдә ТР Питрәч муниципаль районында «Урманфест» хәйрия акциясе узачак

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

2023 елның 7 октябрендә ТР Питрәч муниципаль районында «Урманфест» хәйрия акциясе узачак. Чараны «ЭкоСтройГарант» ҖЧҖ оештыра. Акция ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР муниципаль район хакимияте һ.б. ярдәме белән үткәрелә.

Акция кысаларында 100 мең данә чыршы, имән, карагай, тирәк, юкә һәм миләш үсентеләре утыртылачак.

Акция Питрәч районы, Кечкенә Пүчинкә поселогы янында үткәреләчәк (участок координаталары: 55.802196, 49.563487). Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Кунакларны мавыктыргыч программа көтә. 10:30 сәгатьтә үк мәйданчыкта аниматорлар балалар өчен күңел ачу программасын үткәрә башлаячак. Төшке аштан соң төрле мастер-класслар, призлар уйнату, шулай ук «Урман гүзәле» конкурсы планлаштырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ЭкоСтройГрант» ҖЧҖ мондый акцияләрне өч ел дәвамында үткәрә һәм бу вакыт эчендә алар 135 меңнән артык үсенте утырта алган.

Акцияне үткәрү вакыты һәм урыны, шулай ук «Урман гүзәле» конкурсында катнашу шартлары турында телеграм-каналда белергә мөмкин: https://t.me/posadiderevokazan.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International