1 октябрьдә Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бу мөһим бәйрәм уңаеннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре традицион рәвештә тармак ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген дә Министрлык белгечләре урман тармагы ветераннарын бәйрәм белән шәхсән котларга килделәр. Бүләкләр тапшырганда алар ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм урман хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аларга озын гомер, тормышка карата сүнмәс кызыксыну, җан тынычлыгы, якыннарының иминлеген һәм мәхәббәтен теләделәр.
«Өлкәннәр көне – ул безгә өлкән буынга ничек кадерле булуларын искә төшерергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле бәйрәм, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов. – Без рәхмәт йөзеннән эшли алган иң аз нәрсә – ветераннарыбызга ярдәм итү һәм аларны кайгыртып торуны дәвам иттерү».
Белешмә өчен. Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.