ТР Урманны саклау үзәгендә дәүләт урман патологиясен мониторинлау эшләренең бер өлешен төгәлләгәннәр

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча эшләрнең бер өлеше тәмамланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшерүләр үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Быел учреждение белгечләре 971,7 мең га мәйданда 198 даими күзәтү пунктында урманнарның санитар һәм урман-патологик торышына даими рәвештә җирдән күзәтүләр үткәргән.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, агымдагы елда Татарстан Республикасы урманнарында утыртылган агачларның торышына туфрак-климат шартларының, ягъни көчле җилләрнең, корылык һәм бозлавыкның көчле йогынты ясаганлыгы ачыкланган.

Хәзерге вакытта филиал хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге санын исәпкә алу эшләре алып барыла. Исәпкә алу белешмәләре нигезендә 2024 елда урман корткычлары булган урыннарны бетерү чараларын планлаштыру өчен документлар төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International