ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск һәм Нурлат районнарында эш визиты белән булды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Алексеевск районында министр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртуда катнашты. Акция «Алекс Арена» боз сарае янында узды. Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, «Биләр урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин, «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Роберт Сибгатуллин һ.б. шулай ук агач утырттылар.

Барлыгы 100 данә чәнечкеле һәм канада чыршысы үсентеләре утыртылды.

Шуннан соң Равил Кузюров «Биләр урманчылыгы» дәүләт дәүләт учреждениесенең капиталь ремонт үткәрелгән административ бинасын карады һәм ведомствога караган учреждениеләр белгечләре белән очрашты.

Очрашу барышында урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләргә йомгаклар ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

«Барыгызга да фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – диде министр Равил Кузюров. – Быел урманнарны торгызу буенча планлаштырылган чаралар уңышлы үтәлде, урманнарда янгын куркынычы сезоны барышында гадәттән тыш хәлләргә юл куймадык. Тизлек темпларын киметмәвегезне һәм дәүләт биремендә каралган барлык эшләрне тәмамлавыгызны сорыйм».

Нурлат районында министр шулай ук «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.  Акция Нурлатның «Спортивный» паркында оештырылды, барлыгы 200 данә чыршы, нарат, миләш һәм юкә үсентеләре утыртылды. Акциядә муниципаль район башлыгы Дамир Ишкинеев, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев, «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Спартак Еливанов һәм башкалар катнашты.

Аннары Равил Кузюров капиталь ремонт уздырылган Нурлат урман хуҗалыгы административ бинасының торышын бәяләде.  Аңа быел программа буенча бинада эчке һәм тышкы бизәкләү эшләренең башкарылуы, пластик тәрәзәләр урнаштырылуы, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системаларының ремонтлануы турында сөйләделәр.

Шунда ук урман тармагының алдынгы белгечләренә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Эш сәфәре азагында министр Заречный поселогында җитештерү участогын карады һәм Тегермәнлек авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International