Тәтеш районының П.С.Ханжин исемендәге 1 нче урта мәктәбендә укучылар «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылган. Агач утырту «Озын Алан» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә оештырылган.
Акция барышында себер карагачы үсентеләре утыртылган. Балаларга Тәтеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов һәм «Озын Алан» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре булышкан.
Соңыннан укучылар аучылык җирләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләрне тулыландырып чыкканнар.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча инициацияләнгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.