Югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:

- табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);

- табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);

- экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.

Заявкаларны һәм эшләрне 24 октябрьгә кадәр  Eco.pros@tatar.ru электрон адресына җибәрергә була.

Тулырак мәгълүмат:https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International