Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда урман корткычлары урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү өчен документлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде. Киңәшмә эшендә республиканың Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Болгар, Бөгелмә, Кәләй, Кама, Лениногорск, Минзәлә, Идел буе, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары җитәкче-урманчылары катнашты.
Утырышта докладлар белән «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм филиалның урманны саклау һәм дәүләт урман патологиясе мониторингы бүлеге башлыгы Андрей Лобанов чыгыш ясадылар.
Венера Ефременкова парсыз ефәк күбәләге булган урыннарны бетерү чараларын үткәрү өчен документация төзү үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Документация, әгәр эшкәртү өчен билгеләнгән эш участокларына урманнарның махсус саклык участоклары яисә урман фонды җирләрендә урнашкан региональ әһәмияттәге МСТТ эләгә икән, Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук Россия табигать күзәтчелеге органнары яки махсус сакланылучы табигать территорияләре администрацияләре белән килештерелергә тиеш», – дип хәбәр итте ул.
Андрей Лобанов сентябрь-октябрь айларында үткәрелгән парсыз ефәк күбәләкләрен исәпкә алуның беренчел нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәгә министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. «Кыска вакыт эчендә урман корткычлары булган урыннарны бетерү чараларын үткәрү өчен документация формалаштыруыгыз турында сорыйм, – диде ул. – Документларны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына агымдагы елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк».