Быелның 14 октябрендә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узачак. Чара барышында 1 миллион күләмендә Европа чыршысы, гади нарат, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш, сабакчалы имән һәм иенке каен үсентеләре утыртылыр, дип көтелә.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе Татарстанда инде бишенче тапкыр оештырыла, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Акция 170 мәйданда узачак. Барыгызны да агач утыртуда катнашырга һәм республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга үзегездән өлеш кертергә чакырабыз».
Казан янында акция дүрт мәйданчыкта узачак – Биектау муниципаль районының Биектау (кишәрлекләрнең координаталары: 55.933524, 49.332101) һәм Семиозерка (55.947359, 49.098466) авыллары янында, шулай ук Лаеш муниципаль районының Матюшино (55.626681, 49.059865) һәм Пиголи (55.56818081, 49.170417) авыллары янәшәсендә. Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
ТР муниципаль районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында: https://сохранимлес.рф/ яисә Министрлык сайтында: https://minleshoz.tatarstan.ru/vserossiyskaya-aktsiya-sohranim-les.htm белергә була.
Узган елгы акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 595 гектар мәйданда 2 млн. данә утырту материалы утыртылган. Акциягә 20 мең кеше кушылган.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча инициацияләнгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.