2023 ел башыннан Урманны янгыннан саклау үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 1040 мөрәҗәгать алынган

2023 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 70 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 10 – агачларны законсыз кисү, 33 – консультация хезмәтләре күрсәтү, 13 – янып китү очраклары буенча, 14 – башка мәсьәләләр.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 145 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 825  хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International