ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды

2023 елның 13 октябре, җомга

Бүген Министрлыкта финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, урманчылыкларларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, түләүле хезмәтләр күрсәтү һ.б. буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Шулай ук киңәшмә барышында урманнарның санитар һәм урман-патологик торышы да тикшерелде. Урманчылыкларның җитәкче-урманчылар парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында хәбәр иттеләр.

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Башкарылган чаралар турында актларны вакытында рәсмиләштерергә һәм аларны Министрлыкка тапшырырга кирәк, – диде ул. – Шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтүдән керем алу эшен көчәйтү һәм билгеләнгән планнарны үтәвегез турында да сорыйм. Бу мәсьәлә ел ахырына кадәр махсус контрольдә тотылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International