Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел акция инде бишенче тапкыр уздырылды.
Казан шәһәрендә акциянең үзәк мәйданчыгы булып Күзәмәт урманы территориясендәге участок тора. Биредә 6 мең данә гади нарат үсентеләре утыртылды. Акциядә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Шәһәр яны, Зеленодольск урманчылыклары, Шәһәр яны урман хуҗалыгы һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгечләре катнашты.
«Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча акция 170 мәйданчыкта уза, анда 20 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, – дип сөйләде Равил Кузюров. – Без бүген «Урманны саклыйк» акциясенә кушылырга карар иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле. Сезнең ярдәм – туган республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга зур өлеш кертү ул».
Бүген Татарстанда 600 гектар мәйданда 2 млн. артык утырту материалы утыртылды. Акция Биектау, Лаеш, Бөгелмә, Буа һәм Чирмешән муниципаль районнарында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча инициацияләнгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Белешмә өчен. Агач утырту буенча табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 32,1 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.