Казан дәүләт аграр университетында «Игелек шытымнары» акциясе узды. Акциядә «Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее» МББУ тәрбияләнүчеләр, университет студентлары һәм укытучылары, шулай ук ТР балалар һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, «ТНВ» хәрәкәтенең яшьләр бүлеге рәисе Данил Данилов һәм башкалар катнашты.
Акция барышында балалар Казан дәүләт аграр университеты территориясен төзекләндерделәр һәм яшь агач үсентеләре утырттылар.
«Игелек шытымнары» акциясенең максаты – төзекләндерү күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук табигать һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгырту. Без Җир Хартиясенең төп – бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен Җирнең байлыгын һәм матурлыгын саклау принцибына иярәбез, – дип билгеләп үтте Денис Лулаков. – Студентларга акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт. Сез барыгыз да әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологияне яхшыртуга зур өлеш кертәсез.»
Чараны Казан дәүләт аграр университеты һәм «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге оештырды.