Чирмешән муниципаль районының Яңа Элмәле авылында «Ак хәтер бакчасы» акциясе узды. Үткәрү урыны – Чуашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевның йорт-музее территориясе. Билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Акциядә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Әйбәтов Рамил, Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар, шулай ук «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Акциянең максаты – Порфирий Афанасьев исемендәге йорт-музей территориясендә Иске алма бакчасын торгызу. Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 99 алмагач үсентесе утыртылды.