«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Миңнебай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә агачлар утыртылды. Чарада Әлмәт урманчылыгы, Әлмәт муниципаль районының Экология һәм төзекләндерү департаменты һәм Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм башкалар катнашты.
«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр шулай ук Иске Михайловка урта мәктәбе территориясендә агач утыртуны оештырдылар.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 8 мең данә корычагач үсентесе утыртылды.
Белешмә өчен. Татарстан Республикасында табигатьне саклау акцияләре 2011 елдан башлана. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләрдә 8 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 32 млн. утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.