Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябылды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

2023 елның 13 октябреннән Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябылды. Төбәктә урман фондын җир өслеге буйлап патрульләү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатларында янгын куркынычы янаган шартларны космик мониторинглау дәвам итәчәк.

Ел башыннан бирле, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 1221 термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 56,19 га мәйданда 975 яну очрагы теркәлгән. Шулай ук быелның 25 маенда Әлмәт урманчылыгы территориясендә 0,5 гектар мәйданда бер янгын теркәлде.

Янгын куркынычы сезоны дәвамында халык арасында системалы рәвештә агитация-аңлату эшләре алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында барлыгы 2136 мәгълүмат хаты җибәрелгән һәм 47 кисәтү белдерелгән. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 225 мең сумлык 12 карар да чыгарылган.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International