Татарстанда 39,6 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 18 октябренә барлыгы 39,6 мең гектар мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International