ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгече Айрат Әхмәров «Авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау» түгәрәк өстәле эшендә катнашты

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Атна саен Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү» темасына түгәрәк өстәл уза. Чара авыл җирлекләре башлыкларының «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча якын килү» программасы кысаларында оештырыла.

Түгәрәк өстәл сишәмбе көннәрендә Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә бинасында үткәрелә. Аның эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров катнаша.

Җыелыш барышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләре карала.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция, шулай ук «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ составында  III  типтагы шундый 5 станция һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә, – сөйләде Айрат Әхмәров. – Төбәктә урман фондын җир өслегеннән патрульләү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны кисәтү максатларында янгын куркынычы янаган урыннарга космик мониторинг дәвам итә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы үтәлә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International