Сарман муниципаль районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2023 елның 20 октябре, җомга

Сарман муниципаль районының Ләшү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны укыту-тәҗрибә кишәрлегендә  «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агачлар утыртылган.

Акциядә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы вәкилләре һәм «Яшел калкан» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 25 алмагач үсентесе утыртылган.

Белешмә өчен.  «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International