«Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп территориясендә чыршы утырткан

2023 елның 20 октябре, җомга

ТР Зеленодольск муниципаль районының В.В.Карпов исемендәге мәктәпнең «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп территориясендә чыршы утырткан.

Катнашучылар көче белән барлыгы 10 чыршы үсентесе утыртылган.

Моннан тыш, зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану инженеры Оксана Горбатенко мәктәп укучылары өчен урман хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлеккә багышланган дәрес үткәргән. Ул төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю үзенчәлекләре, аларны саклау, чәчү һәм чәчүлекләрне карау технологияләре турында җентекләп сөйләгән. Шулай ук урман культураларын булдыру алымнарына һәм ысулларына аерым игътибар бирелгән.

«Дәресләрне һәм чараларны да кертеп, агарту эшчәнлеге үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Без аларны әйләнә-тирә табигатькә карата экологик грамоталылыкка өйрәтәбез», – дип ассызыклады Оксана Горбатенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International