Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту эше дәвам итә. Мәсәлән, «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, шулай ук «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Иваново авыл җирлегендә Лениногорск кишәрлеге территориясендә агачлар утыртуда катнашканнар.
7,3 гектар мәйданда үсенте утыртылган. Барлыгы 28 меңнән артык имән һәм триплоид усак утыртылган.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча инициацияләнгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Белешмә өчен. Агач утырту буенча табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 32,1 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.