Россия Табигать министрлыгында «Экология» илкүләм проектын озайту турында киңәшмә узды. Анда федераль проектларның проект офислары җитәкчеләре һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре катнашты. Хәзер Икътисадый үсеш министрлыгы каршында ведомствоара эшче төркем эшли, ул барлык илкүләм проектларны озайту буенча тәкъдимнәр әзерли. Эш премьер-министр Михаил Мишустин йөкләмәсе буенча алып барыла.
«Без илкүләм проектның номенклатурасын киңәйтү мәсьәләсен карыйбыз – экология генә түгел, ә «экология һәм табигатьтән файдалану» турында. Төп юнәлешләр, һичшиксез, калачак, бу – каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы, тупланган зыянны бетерү, су объектларын савыктыру, биологик төрлелекне саклау», – диде Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов.
Илкүләм проектны озайту буенча барлык тәкъдимнәр җыелышларда җентекләп тикшерелә. Үзенең хәзерге формасында «Экология» илкүләм проекты 2024 елда тәмамлана, аның барлык төп чаралары үтәләчәк.
Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте