Бүген «Корстон-Казан» комплексында «Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары башланып китте. Катнашучыларны «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Евдокимова һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев сәламләде.
Тимур Галиев катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларны квалификация күтәрү курсының булачак программасы, шулай ук Татарстан урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды.
«Без сезне Татарстан Республикасында сәламләргә бик шат. Квалификация күтәрү курслары барышында сез республиканың кайбер урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында, шулай ук Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булачаксыз, – дип сөйләде Тимур Галиев. – Бай программа әзерләнгән. Стажировка сезнең өчен файдалы, бай һәм кызыклы булыр дип ышанабыз. Барыгызга да укуда уңышлар телим».
«Урман хуҗалыгы белән дәүләт идарәсе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән урман тармагы белгечләре өчен оештырылган. Әлеге курсларда 26 кеше квалификациясен күтәрер дип көтелә. Укуны үткәрү 2023 елның 27 октябренә кадәр планлаштырылган.