Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Урман хуҗалыгы һәм экология» факультеты студентлары макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проекты кысаларында уза.
«БумБатл» – макулатура җыюга багышланган акция, аның беренчел бурычы – табигать турында кайгырту һәм урманнарны саклау. Моннан тыш, акция шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярыш та булып тора, анда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин.
Моннан тыш, иҗади постлар конкурсында катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрләрдә «кәгазь» креативы белән фото яки видео урнаштырырга, #бумбатл, #экосистема һәм #нацпроектэкология хештегларын күрсәтергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел акция нәтиҗәләре буенча Татарстан топ-10 төбәкләр исемлегенә эләкте. Ике ай эчендә татарстанлылар 63,4 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.