Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерү, республика предприятиеләренә агач китерү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү һ.б. мәсьәләләр каралды. Шул ук вакытта Равил Кузюров «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе нәтиҗәләренә дә тукталды.
«Без ел саен агач утырту буенча зур эш башкарабыз. Татарстан Республикасында яшәүчеләрне «Урманны саклыйк» акциясенә җәлеп итү аеруча мөһим. Безгә экологик тәрбия һәм халыкны агарту буенча эшне көчәйтергә кирәк», – диде ул.
Докладларны тыңлап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләрне урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча контрольне көчәйтергә чакырды. Шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм техника сатып алуга кагылышлы берничә йөкләмә бирде.
«2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча калган эшләрне башкару, кирәкле документларны рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирүегез турында сорыйм», – дип йомгак ясады Равил Кузюров.