Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.
УК ФДМС системасы быел Россиянең 63 төбәгендә кертеләчәк. 1 сентябрьдән системада 3 субъект эшли башлады – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләре. Октябрь аенда аларга тагын 10 төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да кушыла.
Сыналучы төбәкләрдә УК ФДМС системасыннан кулланучылар урман декларациясен һәм хисапларын шәхси кабинет аша мөстәкыйль һәм бушлай төзи ала. Кулланучыларның кире элемтәсе нигезендә, аларның эшен җиңеләйтү өчен мәгълүмат кертү механизмы яхшыртылган.
«1 нче сентябрьдән системада эш сыналучы төбәкләр тарафыннан алып барыла, бу кире элемтә нигезендә системаны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Системада урман декларациясен формалаштыру урманнан файдаланучыларга аңлаешлы һәм уңайлы, ә иң мөһиме – илнең теләсә кайсы ноктасыннан файдаланыла торган бушлай инструментлар аша урман документларын формалаштыруны һәм тапшыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – диде Дәүләт урман реестрының мәгълүмат системаларын үстерү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Микка.
Бүген системага өч төбәк – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләре тоташтырылган. Тагын 10 төбәк системага тоташтыру процессында, болар: Белгород, Брянск, Волгоград, Курск, Липецк, Тамбов өлкәләре, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес Республикалары, шулай ук Татарстан һәм Калмыкия.