Ел башыннан бирле республика урман хуҗалыкларында 11 мең кг артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

2023 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урман хуҗалыклары белгечләре 11 мең килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләгән. Исегезгә төшерәбез, мондый эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында башкарыла.

Барлык орлыклар да «Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгендә тикшерелгән, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелгән.

«Татарстан Республикасында урман орлыклары чималының сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки бу урманнарны торгызу эшләренең нәтиҗәлелегенә бәйле, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Җыелган орлыклар Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә тикшерүгә җибәрелә».

Билгеләп үтик, орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел ким дигәндә 11455 килограмм орлык әзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International