Татарстан укучыларын «Яшел патруль» турнирында катнашырга чакыралар

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Чистай муниципаль районында «Яшел патруль» экологик турниры узачак. Чара табигатькә булган танып белү кызыксынуын һәм аларны практикада куллану осталыгын формалаштыру максатларында уза.

Уенда 9-12 яшьлек мәктәп командалары катнаша ала. Эко-турнирда катнашу өчен гаризалар 27 октябрьгә кадәр 89274031252 телефоны буенча кабул ителә. Анда капитанның һәм команданың барлык катнашучыларының фамилиясен, исемен, әтисе исемен, белем бирү учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк.

Ярышлар барышында катнашучылар сорауларга җавап бирәчәк, ә жюри аларның белемнәрен, эрудициясен һәм иҗади алымнарын бәяләп, иң яхшы команданы сайлаячак. Барлык катнашучылар да бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International