ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Урман хуҗалыгын үстерүнең һәм урман идарәсен камилләштерүнең төп юнәлешләре” Бөтенроссия киңәшмәсендә чыгыш ясады

2013 елның 13 сентябре, җомга

“Урман хуҗалыгын тотрыклы алып баруның нигезе буларак кадрлар потенциалын үстерү” дигән докладында министр республиканың урман тармагын заманчалаштыру буенча төп проектларга тукталды һәм, аларны тормышка ашыру өчен заманча урман хуҗалыгы комплексына яңа төр хезмәткәрләр кирәк, дип ассызыклады.

Һөнәри әзерлек мәктәп урманчылыкларында башлана, аларның эше исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Лубян урманчылык техникасы колледжын министрлык карамагына күчергәннән соң аның матди-техник базасы яхшырды. 2010-2013 елларда министрлыкның тармак белгечләрен әзерләү һәм һөнәри үстерү буенча вузлар белән хезмәттәшлеге җайга салынды. Агач әзерләү заманча техника – харвестерлар һәм форвадерлар белән башкарыла, автоматлаштырылган яңа җитештерүләр ачыла.

Кыска гына дәвердә министрлык оешмаларында кадрлар кытлыгы бетерелде, урман хезмәткәренең престижы күтәрелә, тармакка яшьләр килә. Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәре уртача алганда 42 яшьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International