«Бумбатл» масштаблы Бөтенроссия акциясенең беренче арадаш нәтиҗәләрен игълан иттеләр, нәтиҗәдә Татарстан Республикасының катнашучылар саны һәм җыелган макулатура саны буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында беренче урында булуы билгеле булды. 26 октябрьгә татарстанлылар 36 тонна макулатура җыйган, акциягә 5,5 меңнән артык кеше кушылган.
Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» акциясе 10 октябрьдә старт алды һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә макулатура җыюга бөтен ил буенча 90 меңнән артык кеше кушылган, алар инде 550 тоннага якын кәгазьне чимал эшкәртүгә җибәргән.
Катнашу өчен бумбатл.рф сайтында теркәлергә, оешманы яки мөстәкыйль катнашуны күрсәтергә, интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне шунда алып барырга һәм хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк. Финалда проектның оештыру комитеты һәм жюрие балалар бакчалары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары һәм компанияләр арасында һәм шәхси зачетта лидерларны билгеләячәк. Шулай ук «БумБатл» акциясе кысаларында илнең иң нәтиҗәле төбәкләре дә игълан ителәчәк.
«БумБатл» акциясе Россия Табигать министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән финистрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы катнашында «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә. Акциянең партнерлары – Россия экологик операторы һәм Беренчеләр хәрәкәте.