Ж.А. Зайцева исемендәге 122 номерлы гимназия укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2023 елның 27 октябре, җомга

Ж.А.Зайцева исемендәге 122 номерлы гимназия укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

Илгиз Зарипов балаларга Татарстанда урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Лубян урман-техник көллияте һ.б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International