Россия Сошларны саклау берлеге тугызынчы «Канатлы фантазияләр» табигый материаллардан эшләнгән эшләнмәләрнең интернет-конкурсында катнашырга чакыра. Конкурска табигый материаллардан: яфраклардан, күркәләрдән, орлыклардан, чәчәкләрдән, агачтан, чикләвек кабыгыннан һәм башкалардан ясалган теләсә нинди эшләнмәләр һәм композицияләр кертелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кәгазь, пластилин һәм полиэтилен кулланып эшләнгән эшләр кабул ителми.
Конкурс номинацияләре арасында түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителгән: «Россия кошлары», «Якларга һәм сакларга», «Кроншнеп – 2023 ел кошы», «Кош сувениры» һәм «Әкиятләрдә һәм мифларда кошлар»
Эшләрне кабул итү вакыты – 5 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр. Үз композицияләреңне әлеге сайтка кертергә һәм конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: https://www.birds-konkurs.ru/.