Алабуга урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре Алабуга урманчылыгының Татарстан кишәрлегендәге 58 нче кварталда урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булып, шул урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 10 куб.м. калдык чыгарылган.

Җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләвенчә, чүплек урман фондын патрульләү барышында табылган.

«Эштән чыккан автомобиль шиннары һәм покрышкалар җитештерү һәм куллану калдыкларына карый һәм махсус утильләштерелергә тиеш, – дип өстәде ул. – Гомумән, рөхсәтсез чүплекләрнең барлыкка килүе урман законнарын бозуның иң киң таралган очракларының берсе булып кала. Ел башыннан Алабуга урманчылыгы территориясеннән 93 куб метрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International