Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024-2026 елларга бюджет проектларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024-2026 елларга бюджет проектларын яклау мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында киңәшмә узды. Аны Рослесхозның финанс-икътисад идарәсе башлыгы Ольга Бразгунова үткәрде.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2024 елга һәм 2025-2026 елларга бюджет проектларын яклау мәсьәләләре күтәрелде. Моннан тыш, документларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре каралды.

«Рослесхоз боерыгы нигезендә бюджет проектлары альбомнарын яклау чаралары агымдагы елның 30 октябреннән 29 ноябренә кадәр планлаштырылган. Регламентларда билгеләнгән шартларны төгәл үтәргә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Ольга Бразгунова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International