Татарстанда 2,2 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бу елның 2 ноябренә санитар-савыктыру чаралары 2,2 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 1,8 мең га ликвидлы булмаган агачлар җыеп алынган.

Санитар-савыктыру чаралары «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International