ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» операциясенә әзерлек эшләре төгәлләнә

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомствоара «Чыршы»  оператив-профилактик чарасын уздыруга әзерлек эшләре төгәлләнә. «Чыршы» операциясе агымдагы елның 18-31 декабрь көннәрендә узачак, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Максат – Яңа ел алдыннан ылыслы яшь агачларны законсыз кисүне булдырмый калу».

«Дәүләт урман инспекторлары арасыннан мобиль патруль төркемнәре оештырылды, урманнарны патрульләү маршрутлары расланды, – дип өстәде ул. - Узган ел «Чыршы» операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 5 очрагы теркәлгән иде».

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International